news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елдан хезмәт ветераннарына һәм ятим балаларга түләүләр күләме арта

Карарның үтәлешен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы контрольдә тотачак.

(Казан, 22 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстанда хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм ятим балаларга 2021 елга түләүләр күләме билгеләнде. Әлеге карарны бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ буенча, киләсе ел башыннан социаль түләүләр 1,04 процентка индексацияләнәчәк. Ай саен хезмәт ветераннарына, шулай ук ТР Дәүләт бүләге ияләренә 526 сум түләнәчәк. Тыл хезмәтчәннәре һәм реабилитацияләнгән гражданнар 758 сум акча алачак.

Моннан тыш, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм тәрбиягә бирелгән ятим балаларга да түләүләр күләме билгеләнгән. Айлык пособие суммасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен — 9,3 мең сум, мәктәп укучылары өчен 10,7 мең сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук ятим балаларга юл йөрүгә ай саен 320 сум, күп балалы гаиләдән алты яшькә кадәрге балалар өчен дарулар сатып алуга 142 сум акча биреләчәк.

Уртача керем кеше башына яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балалары булган гаиләләргә, категориягә карап, 348 сумнан 918 сумга кадәр түләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100