news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тотылган пластик уенчыкларны тапшырып булачак

27 сентябрьдә икенчел чималны эшкәртү өчен мобиль пункт эшли.

Казанда тотылган пластик уенчыкларны тапшырып булачак
Владимир Васильев

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдә Казанда икенчел чималны эшкәртүгә контактсыз җыю оештырылачак. Мобиль пункт 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә эшләячәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эшкәртүгә, 6 PS (полистирол) каты пластигыннан һәм пластик уенчыклардан тыш, барлык төр фракцияләрне дә тапшырырга мөмкин. Акциядә катнашучыларга сылтама буенча контейнерларның урнашуы, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырылган белешмә белән алдан танышырга кирәк.Экология акциясендә катнашу өчен сылтама буенча онлайн-теркәлү узу таләп ителә.

Акциядә катнашучылар саны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча катгый рәвештә чикләнгән — пункт бер сәгать эчендә утызга кадәр кешене кабул итә ала.

Катнашучыларга битлекләрдән һәм перчаткалардан килү зарур һәм чарага теркәлүләре расланган булырга тиеш — Моны администратор контрольдә тота. Икенчел чималны тапшыру мәйданчыгына бер теркәлү буенча бер генә кеше керә ала.

Катнашучыларга дистанцияне үтәргә кирәк булачак, акция башланыр алдыннан аларга тән температурасын үлчәргә киңәш ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100