news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада төзекләндерелгәннән соң «Студентлар йорты» ачылды

Бүгеннән педагогика көллиятенең 2нче тулай торагына тагын 158 студент урнашачак.

Арчада төзекләндерелгәннән соң «Студентлар йорты» ачылды
http://arskmedia.ru/

(Арча, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арчаның 3нче мәктәбе-балалар бакчасы белән янәшә урнашкан Арча педагогика көллиятенең тулай торагын төзекләндерү эшләре озак барды. Ниһаять, 21 сентябрь көнне тулай торак исемен «Студентлар йорты» итеп кенә түгел, җисемен дә үзгәртеп, яңа ишекләрен ачып, студентларны кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә элеккеге торакның эзе дә калмаган, үзеңне заманча эшләнгән фатирларда кебек хис итеп йөрисең. Бары пешерү, юыну бүлмәләре, бәдрәф кенә уртак. Шулкадәр уңайлы, заманча итеп эшләнгән, хәтта бинаның стена, пәрдә, идәне төсенә карап җиһазлар сайланган.

Бүгеннән педагогика көллиятенең 2 нче тулай торагына тагын 158 студент урнашачак.

  • Тулай торак 1976 елда, педагогия училищесы белән Мөнәвир Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда төзелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100