Кама Аланы бистәсендә велосипедта йөрү акциясендә өлкән буын вәкилләре катнашты

Велосипедта йөрергә яратучылар арасында Кама Аланының өлкән буын вәкилләре дә бар.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ").  Кама Аланы бистәсендә “Эшкә – велосипедта” акциясе үтте. Велосипедта йөрергә яратучылар арасында Кама Аланының өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы икәнлеген һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү. Пенсионерлар базарга азык-төлек алырга ике тәгәрмәчле транспортта килделәр.Әлегә Кама Аланында велосипедчылар күп түгел, әмма ел саен велохәрәкәт үсеш ала бара, диләр моношәһәр хакимиятендә.