Башкортстанда беренче кар яуган

Радий Хәбиров яңа яуган кар фонында төшкән фотосурәтен социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел төбәктә беренче тапкыр кар яуганны фотога төшереп алган. Селфины ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды.

«Башкортстанга акрынлап кыш килә...» - дип язган Радий Хәбиров пост астында.

Хэштег буенча фотоның Әбҗәлилов районында ясалганы аңлашыла.

Моннан тыш, бүген социаль челтәрләрдә республиканың тагын бер көнчыгыш районында — Белорецкида яуган беренче кар фоторәсемнәре чыкты.