ТРның ҮзРгы вәкиле татар яшьләре форумы делегатлары белән очрашты

ТРның ҮзРгы тулы хокуклы вәкиле август азагында Казанда үткәрелгән Татар яшьләре форумында катнашкан Үзбәкстан татар яшьләре белән очрашты
(Ташкент, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәиллегендә Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Фәрит Мөхәммәтшин август азагында Казанда үткәрелгән Татар яшьләре форумында катнашкан республика татар яшьләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТРның ҮзР вәкиле Р.Шакиров, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәти үзәге рәисе В.Рәкипов һ.б. катнашты.
Делегация җитәкчесе Нариман Кәримов җыелган халыкны Казанда уздырылган Татар яшьләре форумы делегетлары һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Аларның якын аралардагы планнары – 4 октябрьдә Ташкент милли-мәдәни үзәкләр арасында 4 октябрьдә үткәреләчәк футбол турнирында, «Всемирная акция Чак-Чак Pantu»да катнашу.
Казанга китәр алдыннан да делегация әгъзалары Ташкентта ТРның Үзбәкстандагы вәкиллегендә җыелган иде һәм анда олы буын кешелере аларга эшләрендә уңышлар теләп калды.
Үзбәкстан делегациясе республика татар яшьләре исеменнән форумда катнашты һәм «Форумдагы иң дус делегация» дигән исем алды һәм анда үткәрелгән барлык чараларда да һәм шулай ук Гала-концертта актив катнашты.
Үзбәкстанга кайту белән делегатлар яшьләр белән очрашып, үзләренең Форумнан алган тәсирләре белән уртаклашты һәм киләчәккә планнары белән бүлеште.
Очрашу барышында РФнең ҮзРгы Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы вәкиле Ф.Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасындагы стратегик партнерлык һәм союздашлык мөнәсәбәтләренә ныклы анализ ясады, РФ Хөкүмәте башлагы В.Путинның Үзбәкстанга визиты нәтиҗәләре белән таныштырды һәм Үзбәкстан татар яшьләре делегациясенең татар яшьләре Форумындагы эш нәтиҗәләреннән канәгать калуын белдерде, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәте.