Түбәнкамалыларны агачлар утыртырга чакыралар

Түбән Камада “Агач утырт” киң күләмле акциясе дәвам итә
(Түбән Кама, 22 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама Татарстанның иң яшел шәһәре булып калырга тиеш. Бу хакта бүген җирле Советлар йортында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә белдерделәр.
Узган ел ук “Агач утырт” киң күләмле акциясе кысаларында шәһәр һәм Түбән Каманың санитария-саклау зонасында 18 мең агач утыртылган. Һәр бишенче үсентенең генә кышкы салкыннарга бирешмәгәнлеге билгеле булды. Шул сәбәпле, муниципаль хакимият “Агач утырт” акциясендә катнашучыларны корыган агачлар урынына яңаларын утыртырга чакыра.