Иртәгә Казанда Көзге төзелеш форумы ачыла

Традиция буларак бу юлы да ул 3 күргәзмәне берләштерә
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә «Казан Ярминкәсе» ндә Көзге төзелеш форумы ачыла. Үз составында «Биналарның һәм корылмаларның инженерлык коммуникацияләре», «Торак» һәм «Агач эшкәртү» күрәзмәләрен берләштергән бу форум төзелеш базарында катнашучылар өчен бердәм нәтиҗәле хезмәттәшлек мәйданы булып хезмәт итә. Анда берьюлы төзелеш циклының барлык этаплары тәкъдим ителә, бу тармакта эшләүчеләргә продукцияне базарга чыгу механизмнары эшләнә.
Инде 10 нчы тапкыр оештырылучы «Торак» күргәзмәсе Идел буе төбәгендә иң абруйлы күргәзмә проектларының берсе. Ул торак төзелешенең идея, проектлаудан алып төзү, бизәүгә кадәрге барлык этапларын бәян итә. Алар 16 тематик бүлектә бирелә: архитектура һәм проектлау, төзелештә яңа технологияләр, төзелештә кулланылучы транспорт, химик кушылмалар, лак-буяу материаллары, төзелештә ресур саклау технологияләре, инвестиция һәм инновация проектлары һ.б. Узган ел биредә чит илләрнең, Россиянең җиһазлар, материаллар, технологияләр җитештерүче һәм тәкъдим итүче 100 дән артык компаниясе катнашкан иде. Бу юлы Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 200 гә якын компания катнашачак. Алар «Торак» күргәзмә проекты экспозициясен ике павильонда һәм 5300 кв. метрлы ачык мәйданда тәкъдим итәргә җыена. Күргәзмәнең эшлекле программасы быел да бик бай. Шуларның берсе – «Россия гражданнарына – үтемле торак» дигән темага республика конференциясе булачак.
«Агач эшкәртү» дигән махсуслаштырылган күргәзмә исә быел 9 нчы тапкыр оештырыла. Идел буенда урман сәнәгате комплексын презентацияләү мәйданы саналган бу чарада агач эшкәртү, мебель эшләү өчен яңа технологияләр, җиһазлар белән бергә, яңа эшләнмәләр дә тәкъдим ителә. Узган ел анда илнең 20 шәһәре предприятиесе, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән вәкилләр катнашкан иде. «Казан Ярминкәсе» ннән хәбәр итүләренчә, быел катнашырга теләк белдерүче предприятиеләр саны 7 дистәдән артып китә. Алар арасында агач эшкәртү җиһазлары тәкъдим итүче «Дюкон», «Марийагромаш», «Росдревмаш», пиломатериаллар өчен киптерү камералары тәкъдим итүче «Уралдрев-Инто» компанияләре бар. Күргәзмә кысаларында Татарстанның урман сәнәгате үсеше проблемалары һәм перспективаларына багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы узачак.
Күргәзмәләрнең өченчесе – иң яше. «Биналарның һәм корылмаларның инженерлык коммуникацияләре» әле 2 нче генә тапкыр оештырыла. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү проблемаларының актуальлеген күздә тоткан бу чара үткән ел үз мәйданына Россия шәһәрләреннән 35 компанияне, шулай ук инженерлык челтәрләре өлкәсендә эшләүче ассоциацияләр вәкилләрен җыйган иде. Быел катнашучылар саны 100 дән артык булыр дип көтелә. Шулай ук Мәскәүдән Һаваны җылыту, җилләтү һәм төзелештә җылылык физикасы өлкәсендә эшләүче инженерлар ассоциациясе, Россия төзелеш инженерлары җәмгыяте, KONNEX ассоцияциясе вәкилләре катнашырга теләк белдергән. Бу юлы күргәзмәнең тематик бүлекләре дә киңрәк булачак. Биредә җилләтү системалары, радиаторлар, төтен юлы, һаваны чистарту җайланмаларыннан алып, җылыту казаннары, генераторлар, хисап приборлары, су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация системаларына кадәр тәкъдим ителәчәк.
26 сентябрьгә кадәр эшләячәк күргәзмәләрне ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Экология һәм табигый байлыклар, Урман хуҗалыгы министрлыклары, «Центрлесэкспо» ААҖ, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, ТР Архитекторлар, Төзүчеләр берлекләре, Казан шәһәре мэриясе, «Казан Ярминкәсе» оештыра.