Аксубай районы прокуратурасы йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр түләүне таләп иткән

Аксубай районында йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр бирелмәгән ханымның дәгъвасы канәгатьләндерелгән
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Аксубай районы прокуратурасы тарафыннан, бер ханымның “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең йөклелек һәм бала табу, шулай ук бала тәрбияләү буенча айлык пособиене түләмәве турындагы мөрәҗәгате тикшерелгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Тикшерү ачыклаганча, гариза бирүче “Искра” ширкәтендә 2006 нчы елның 13 нче октябреннән бирле эшли. 5 нче мартта бу ханымның кызы туа. Ул эш урынына берничә тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, “Искра” оешмасы тиешле пособиеләрне түләмәгән. Ширкәт хезмәткәренә барлыгы 30 мең 962 сум 76 тиен күләмендәге пособие белән бурычлы.
“Мәҗбүри социаль иминият белән тәэмин ителгән вакытлыча эшли алмаган, йөкле булган һәм бала табучы гражданнарга пособие түләү турындагы” ФЗ нигезендә һәм “Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләрен түләү” положениесенең 8 нче пунктның “а” ярдәмчел пунктында йөклелек һәм бала табу буенча пособие, эш урынында соңгы 12 ай эчендә уртача айлык керем күләмендә түләнергә тиеш, дип билгеләнә. “Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турындагы” ФЗ нигезендә, бала карау өчен айлык пособиеләргә, мәҗбүри социаль иминияткә ия бала тәрбияләү буенча отпускта булган аналар хаклы.
Гариза бирүченең хезмәт хокуклары бозылу белән бәйле рәвештә, “Искра” ширкәте директорына карата район прокуратурасы административ эш кузгаткан. Вазифаи затка 5 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш, судка “Искра” ҖЧҖ нән йөклелек, бала табу һәм бала карау буенча айлык пособиеләрне түләттерү турында дәгъва гаризасы юлланган.