Җыр һәм шигырь фестивалендә катнашырга теләүчеләр һаман арта тора

Җыр һәм шигырь фестивалендә катнашырга теләүчеләр һаман арта тора

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). ТРнын Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы каршында эшләп килүче «Сәләт» иҗтимагый фонды 15 яшьтән алып 25 яшькәчә булган үсмерләр һәм яшьләрдән Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигырь бәйрәмендә катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул итте. «Сәләт» үзәгеннән алынган хәбәрләргә караганда, барлыгы унбиш районнан 120 дән артык гариза кабул ителгән. Саннардан күренгәнчә, әлеге фестивальдә үзләрен сынап карарга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара.

Быелгы фестиваль дә «Иң яхшы автор-башкаручы», «Иң яхшы җыр коллективы», «Бард җырларын иң яхшы башкаручы», «Иң яхшы үзешчән җыр авторы», «Эстрада җырын иң яхшы башкаручы», «Халык җырларын иң яхшы башкаручы» һәм «Үз әсәрләрен иң яхшы укучы» дигән җиде номинациягә һәм ике турга исәпләнгән. Ул исә иртәгә Казанның Синтетика каучук заводында уза.