Татарстанда 9 көндә автобус йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 4116 очрагы ачыкланган

Татарстанда 9 көндә автобус йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 4116 очрагы ачыкланган

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанда 12-20 сентябрьдә "Автобус" Гомумроссия кисәтү операциясе вакытында автобус йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 4116 очрагы ачыкланган. "Автобус" операциясе пассажирларны йөртү өлкәсендә куркынычсызлыкны арттыру, һәлакәтләрне кисәтү максатыннан оештырылган һәм 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте бүген Казанда матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.

Операция вакытында алкоголь эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә итүнең 13, каршы як полосага чыгуның 154, кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозуның 483 очрагы факты ачыкланган. 234 йөртүче дәүләт техник тикшеренүе үтмәгән транспортлар белән идарә иткән. 172 автобус төрле сәбәпләр буенча махсус штраф урынына куелган. Техник яктан төзек булмау сәбәпле, 176 автобус файдаланудан алынган, алардан теркәү билгеләре алынган. 214 җаваплы зат административ җаваплылыкка тартылган.

Агымдагы елның 8 аенда Татарстанда пассажир транспорты йөртүчеләр гаебе белән 170 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 6 кешенең гомере өзелгән һәм 232 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләр саны 57,4 процентка, зыян күрүчеләр 61,1 процентка арткан, үлүчеләр саны шул ук дәрәҗәдә калган.