^“Бердәм Россия” чираттагы “турыдан-туры элемтә” үткәрә

^“Бердәм Россия” чираттагы “турыдан-туры элемтә” үткәрә
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге иртәгә халык мәшгульлеге, хезмәткә түләү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, шартлары һәм хезмәт саклау, төрле категория гражданнарны социаль гарантияләр белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “туры элемтә” үткәрә. 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр 238-77-06 телефоны аша шалтыратып, ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белгечләренә сораулар бирергә мөмкин, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ матбугат үзәге.