Агымдагы елның сигез аенда Татарстанда юл аварияләрендә 461 кеше һәлак булган

Агымдагы елның сигез аенда Татарстанда юл аварияләрендә 461 кеше һәлак булган

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 8 аенда Татарстанда 4045 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 4,1 процентка күбрәк. Аларда 461 кеше үлгән һәм 5049ы тән җәрәхәтләре алган. Имгәнүчеләр саны 3,9 процентка арткан, һәлак булучылар саны 10,1 процентка кыскарган. Бүген ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов министрлыкта узган матбугат конференциясендә республикадагы авариялелек турында сөйләде.

Йөртүчеләр гаебе белән 3166 авария булган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аларның үсеше 7,4 процент тәшкил иткән. Йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләренең өчтән береннән артыгы (967) тизлекне арттыру сәбәпле чыккан. Узу кагыйдәләрен бозып, 322 һәлакәт теркәлгән, урам чатларын үтү кагыйдәләрен бозу сәбәпле – 403 авария. Машина йөртү хокукы булмаганнар гаебе белән 261 һәлакәт теркәлгән. Исерек йөртүчеләр 390 һәлакәтнең сәбәпчесе булган, аларда 40 кеше үлгән һәм 542 кеше җәрәхәтләнгән. 713 авария җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан. Аларда 91 кеше үлгән һәм 649 кеше имгәнү алган.