420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Түбән Кама, 22 сентябрь, "Татар-информ", Николай Фомин). Бүген Түбән Камага 39 ел булды. 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама шәһәр тибындагы бистәдән шәһәр статусы алган. Хәзер биредә 270 меңгә якын кеше яши. Түбән Кама бүген - Россия күләмендә иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Шәһәрдә төзелешкә зур игътибар бирелә. Быел яңа балалар тудыру йорты файдалануга тапшырылды, икенче боз сарае әзер булу алдында. Түбән Камада 5 ел дәвамында ел саен 70 мең квадрат метр торак төзелә.