Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Республика көнен уздырганда булачак чикләүләр турында белдерде
Чаралар уздырыла торган урыннарда битлек кию һәм тән температурасын үлчәү мәҗбүри булачак.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Киләсе атна ахырында Татарстанда Республика көне уздырылачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина массакүләм чараларның нинди чикләүләр белән узачагын аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән чикләүләр гамәлдә. Без бу чараларны көчәйтергә яки киметергә планлаштырмыйбыз. Ачык мәйданчыкларда йөздән, ә ябык мәйданчыкларда илледән дә артык кеше булмаска тиеш. Бездә хәзер гамәлдә булган шул ук профилактика чаралары күреләчәк: бу тән температурасын үлчәү һәм битлек кию, шуңа күрә әлегә бернинди үзенчәлекле әйбер дә көтелми», — диде спикер.
Татарстанның Хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгында татарстанлыларның августта ничек ял итәчәген аңлатканнар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз