Татьяна Голикова: Россия WorldSkills чемпионатына бүленгән акчаны санамый

РФ вице-премьеры эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты өчен инфраструктура булдыруда Татарстанның керткән өлешен билгеләп үтте.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү өчен ярышларга әзерлек дәвамында акча бүлеп бирде. Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә оештырылган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без әлеге чемпионатка бүленгән акчаны санамыйбыз. Әгәр җитди итеп әйтсәк, федераль Хөкүмәт чемпионатка әзерлек дәвамында акчалата ярдәм күрсәтте», - дип җавап бирде Татьяна Голикова журналистларның WorldSkills чемпионатына күпме акча сарыф ителде дигән соравына.

Ул искәртеп үткәнчә, квалификацияле кадрлар белән кызыксынган эш бирүчеләр дә чемпионат өчен инфраструктура булдыруда үзләреннән өлеш керткән. Вице-премьер Татарстан тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен аерым билгеләп үтте.

  • WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда бүген башлана һәм 27 августка кадәр дәвам итәчәк.