Россиялеләр дәүләт символикасына уңай карый

Гражданнар өчен илнең төп символлары булып флаг, герб һәм гимн кала.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россиялеләр дәүләт символикасын уңай кабул итә. ВЦИОМ үткәргән сораштыру мәгълүматлары буенча, Россиянең дәүләт символикасы гражданнарда горурлык хисләре уята, ә ул – иң мөһим һәм көчле хис.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 71% Россия флагы өчен горурлык кичерә, 72% - герб өчен, 75% - гимн ишеткәндә. ВЦИОМ бәяләүләре буенча, бу 2006 елдан символикага уңай мөнәсәбәтләрне иң югары саны (65-70% артык).

Гражданнар өчен илнең төп символлары булып флаг, герб һәм гимн кала дип саный - 46%. Башка җаваплар арасында – халык, бердәмлек (8%), Россиянең биеклеге (4%), Кремль һәм Кызыл мәйдан (3%).

Тагын 6% респондент Россиянең символы дип аюны, ә 3% президент Владимир Путинны атаган.

Сораштырулардан күренгәнчә, дәүләт символларына мөнәсәбәтләр буенча тискәре эмоцияләр белдерүчеләр 3 - 5% тан артмаган.