Башкортстан аграрийлары гадәттән тыш хәлдән зыян күргән өчен федераль компенсация алачак

Бюджетара трансфертлары Башкортостан, Карачаево-Черкесия, Тува, Чечня Республикасы, Приморск һәм Хабаровск крайларына һ.б. биреләчәк.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Башкорстан аграрийлары гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән өчен 159 млн 465 мең сум федераль компенсация алачак. Россия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Авыл хуҗалыгы министрлыгына табигать бәла-казаларыннан күргән зыянны компенсацияләүгә 1,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү турында карар имзалаган. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә, дип яза Башинформ.

Бюджетара трансфертлары Башкортстан, Карачаево-Черкесия, Тува, Чечня Республикасы, Приморск һәм Хабаровск крайларына, Волгоград, Вологодск һәм Тульск өлкәләренә биреләчәк.

Башкортстан башлыгының 2017 елның 15 августында гамәлгә куелган карары буенча туфракның артык дымлануы, боз явуы белән бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән районнар саны 13 тән 37 гә кадәр җиткән. Бу чара туфракның артык дымлы булуы сәбәпле, берьюлы 100 гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре зыян күргәнгә кабул ителгән.