22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

ЮНЕСКО директоры Болгарга килде, Татарстан хаҗилары кече хаҗ – Гомрә кылды, иртәгә Зөлхиҗҗә ае башлана, Казан волейболчылары ил данын яклый.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова - Болгарда/Болгар җирлеге Бөтендөнья мирас исемлегенә 2014 елның июнендә кертелә.

Р.Миңнеханов «Армия-2017» күргәзмәсендә Татарстан предприятиеләре стендларын карады/Татарстан Президенты «Армия-2017» халыкара форумында булды.

Татарстан хаҗилары кече хаҗ - Гомрә кылды/Быел Мәккәгә бөтен дөньядан рекордлы санда – 3,5 миллион кеше килүе көтелә.

Ирина Бокова Минтимер Шәймиевкә: Әле безнең белән уртаклашырлык энергиягез күп дип беләм/Мөселман һәм православие изге җирләрен бер юлы торгызу иң дөрес юнәлеш икәненә инандык.

Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады/Зөлхиҗҗә ае 23 августта башлана, бу көнне нәфел уразасына керәбез.

Татарстанда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте өчен 3 сугышчан корабль төзеләчәк/"Океан" судносын Горький исемендәге Яшел Үзән заводы төзиячәк.

Татар яшьләре көннәренә Канададан да киләчәкләр/25-29 августта XXVII Татар яшьләре көннәре уздырылачак.

Татарстанда иртәгә явымсыз көн көтелә/Һава температурасы +32 градуска кадәр югары күтәрелә.

"Зенит" командасының өч волейболчысы Европа чемпионатында катнаша/Россия җыелмасы беренче уенын Болгария командасына каршы уздыра.