Татарстанда бераз суыта

Көндез республика буенча 13-19 градус җылы булачак

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча алмашучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явып узачак. Иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Төнлә - 9-14 градус, көндез 13-18 градуска кадәр җылыта.

Казанда явым-төшемнәр аз ихтимал. Төнлә  - 12-14, көндез 15-18 градус җылы булачак.

24 августка каршы төндә республикада явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары 3 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.