Түбән Кама ЗАГС идарәсе матур датада никахларны теркәүгә гаризалар кабул итә башлады

«21.07.2021» Мендельсон маршы 16 пар өчен яңгырады.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсендә теркәлү көне булмаса да, бүген, 21 июль көнне, Никахлашу сарае никахларын теркәргә теләүчеләр өчен ишекләрен ачты.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, матур даталы бу көнне «21.07.2021» Мендельсон маршы 16 пар өчен яңгырады. Бу турыда

Түбән Камада яшәүчеләр 2021 елның башка матур даталарына да алдан игътибар бирә алалар. Алда әле андыйлар аз түгел: 21.08.2021, 21.09.2021, 12.10.2021, 21.10.2021, 11.11.2021.