Казансу яры буйлап променад зонасы тагын 1 километрга озынайтылачак

Киров дамбасыннан алып Кремль дамбасына кадәр булган территорияне төзекләндерү барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казансуның сул ярында җәяүле зона тагын бер километрга озынайтылачак — Кремльдән Киров дамбасына кадәр.

Бу участокта җәяүлеләр зонасы, велосипед юллары дәвам итәчәк, монда уңайлы эскәмияләр һәм ятаклар барлыкка киләчәк, ә яр буен агачлар, куаклар һәм чәчәк түтәлләре бизәячәк.

Биредә төзекләндерү буенча актив эшләр җәелдерелгән инде. Казан Мэры Илсур Метшин территорияне төзекләндерү барышы белән танышты.

«Август ахырына, Шәһәр һәм республика көненә, Казанда тагын бер чакрым яр буе төзекләндереләчәк — Ленин дамбасыннан Киров дамбасына кадәр. Шулай итеп, кунаклар һәм шәһәр халкы өчен озынлыгы 4 км булган Миллениум күперенә кадәр матур җәяүлеләр зонасы булдырылачак», — диде Илсур Метшин.