Алабугада торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары мәсьәләсе буенча күчмә кабул итү була

Очрашуга битлек киеп йөрү мәҗбүри.

(Алабуга, 22 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 10 августта Алабугада Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Станиславович Груничев шәхси кабул итү оештыра.

Гражданнарны кабул итү Министрлар Кабинетының 13.11.2006 ел, № 537 карары нигезендә, Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча (коммуналь хезмәтләргә бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) башкарылачак.

Халыкны шәхси сораулар буенча 10 августта 14.00 сәгатьтә Нефтьчеләр пр., 30 адресы буенча Алабуга муниципаль советының кече залында кабул итәчәкләр.