Казанда шәһәрнең иң яхшы архитекторын билгеләячәкләр

Гаризалар 22 июльдә кабул ителә башлады.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда шәһәрнең иң яхшы архитекторын ачыклау максатыннан үткәреләчәк бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.«Бүгенге көннән Казан шәһәре җирле үзидарә органнары рәсми порталындагы махсус бүлектә сайлап алуда катнашу шартлары һәм квалификацион таләпләр исемлеге турында мәгълүмат урнаштырылачак», - дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.Бәйгедә катнашу өчен кандидатларга сайтта анкета тутырырга һәм портфолио җибәрергә кирәк. Анкетада үзегезнең һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге тәҗрибәгез, шулай ук шәһәр төзелеше һәм Казанның архитектурасы үсешен ничек күзаллавыгыз белән уртаклашу зарур.Гаризалар кабул итү 15 августта 17.00 сәгатьтә төгәлләнә.