Россиягә экологик педиатрия белгечләре кирәк

Екатеринбургта узган “Балачак – Россиянең стратегик һәм инновацион потенциалы” дип исемләнгән форум кысаларында Россия Иҗтимагый палатасының сәламәтлекне һәм экологияне саклау Комиссиясе рәисе Евгений Ачкасов шулай дип белдерде

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Россиягә экологик педиатрия белгечләре кирәк. Екатеринбургта узган “Балачак – Россиянең стратегик һәм инновацион потенциалы” дип исемләнгән форум кысаларында Россия Иҗтимагый палатасының сәламәтлекне һәм экологияне саклау Комиссиясе рәисе, Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе профессоры Евгений Ачкасов шулай дип белдерде.
“Бүгенге көндә тирә-як мохитына тискәре йогынты ясау калыплары өлкән яшьтәге кеше организмын исәпкә алып төзелгән. Өлкән кеше организмында су 50-60 процентны алып торса, бала тәнен 80 процентны тәшкил итә. Шуңа күрә балалар өчен чиста һава һәм чиста су проблемасы икеләтә актуаль”, - диде ул. Әлеге мәгълүматны “Медвестник” сайты хәбәр итә.