Республика онкология диспансерына Россия төбәкләреннән 1191 кеше мөрәҗәгать иткән

Башка төбәкләрдән килгән пациентларга ярдәм күрсәткән өчен 2 миллион 120,5 мең сум күләмендә акча күчерелгән

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Ел саен Республика клиник онкология диспансерында Россиянең башка төбәкләреннән 2 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында диспансер табибларына 1191 кеше мөрәҗәгать иткән. Башка төбәкләрдән килгән пациентларга ярдәм күрсәткән өчен 2 миллион 120,5 мең сум күләмендә акча күчерелгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алган мәгълүматка караганда, агымдагы елның беренче яртыеллыгында диспансерның амбулатор-сырхауханә шартларында 889 кеше ярдәм алган. Шул исәптән 191 кеше – Чуашстаннан, 175 кеше – Мари Иле Республикасыннан, 109 кеше – Ульян өлкәсеннән, 88 – Киров өлкәсеннән, 85 – Удмуртия Республикасыннан иде. Тәүлек буе эшләүче стационарда - 283, көндезге стационарда 9 кеше дәваланып чыккан.