Казанның “Көньяк” автовокзалы Чабаксарга кадәр рейслар санын арттыра

Бу юнәлештәге рейсларның гомуми саны алтыга җитәчәк

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанның “Көньяк” автовокзалы Чабаксарга кадәр рейслар санын арттыра. Киләсе атнадан бу юнәлештәге рейсларның гомуми саны алтыга җитәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Көньяк” автовокзалы директоры урынбасары Илшат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Бүгенге көндә автобус Чабаксарга көнгә бер генә рейс ясый, шул ук вакытта бу юнәлештә пассажирлар саны динамик рәвештә арта бара. Яңа Чабаксар һәм Чабаксарда яшәүчеләр Казанга эш белән еш килә башлаган. Шунлыктан автовокзал хезмәткәрләре 5 өстәмә рейс булдырган да инде. Автобуста Казаннан Чабаксарга кадәр өч сәгатьтә барып җитәргә мөмкин.