Азнакай, Баулы, Ютазы һәм Мөслим районнарында экология торышына нәтиҗә ясалды

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында аларда 13 җинаять очрагы ачыкланган

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Эчке эшләр министрлыгының тирә-як мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсенең районара бүлеге 2010 елның беренче яртыеллыгында 13 җинаять ачыклаган. Әлеге бүлек Азнакай, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарында эшчәнлек алып бара.
“Маяк” газетасы язганча, экологик җинаятьләр арасында 8 очрак рөхсәтсез рәвештә агач кисү, 4 се – балык тоту белән бәйле. Табигатькә салынган зыян 110 мең сумнан артып китә. “Яшел” милиция 12 җинаять коралын тартып алды. Хокук бозучыларга карата 29 мең сумнан артык бәяләнгән 4 дәгъва белдерелде.
Бүлек хезмәткәрләре шулай ук экология өлкәсендә хокук бозуларда гаепле физик, юридик һәм җаваплы затларны ачыклау белән дә шөгыльләнә. Беренче яртыеллыкта 512 административ җинаять ачыкланган, беркетмәләрнең 19ы юридик затларга, 180е – җаваплы затларга, 313е – гражданнарга карата төзелгән. Барлыгы 488 мең сумлык штраф салынган, шуның 418 мең сумы (85,75%) юллап алынган. Гражданнар гаризасы буенча 273 кәрәзле телефон тикшерелгән, эзләүдә булган 1 телефон табылган. Бүлек хезмәткәрләре шушы чор эчендә халыктан кергән 12 гариза һәм хәбәрне дә игътибарсыз калдырмаган.