Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиягә Казан, Түбән Кама һәм Россиянең 30 башка шәһәреннән очарга мөмкин
РФ Хөкүмәте оперштабының карарлары нигезендә, 22 июньнән Россия һәм Төркия арасында очышларны 32 шәһәрдән үтәргә мөмкин булачак.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 22 июньнән Россия һәм Төркия арасында 32 шәһәрдән, шул исәптән Казан һәм Түбән Камадан да, рейслар ачыла. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
«РФ Хөкүмәте оперштабының карарлары нигезендә, 22 июньнән Россия һәм Төркия арасында очышларны 32 шәһәрдән үтәргә мөмкин булачак», — дип хәбәр итә ТАСС Росавиация матбугат хезмәте.
Тиешле халыкара килешүләр булган очракта Төркия шәһәрләренә «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларыннан да очышлар булачак.
Шулай ук Төркиягә Мәскәү, Жуковский, Санкт-Петербург, Әстерхан, Брянск, Владивосток, Владикавказ, Грозный, Екатеринбург, Иркутск, Калининград, Кемеров һәм Красноярскидан да очарга мөмкин.
Моннан тыш, Магнитогорск, Махачкала, Минераль Сулар, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Петропавловск-Камчатск, Ростов-на-Дону, Самара, Сыктывкар, Томск, Улан-Удэ, Ульяновск, Уфа, Хабаровск һәм Чиләбедән рейслар ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз