Түбән Камада сугыш чорына багышланган сценарий-реконструкция тәкъдим ителәчәк

Татарстанның хәрби-тарихи һәм патриотик клубларыннан алтмышка якын кеше сугыш чоры вакыйгасын тасвирлап күрсәтәчәк.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Сишәмбе, 22 июньдә, Түбән Камада «Чик буе хәтерли!» («Граница помнит!») дип исемләнгән сценарий-реконструкция тәкъдим ителәчәк. Татарстанның хәрби-тарихи һәм патриотик клубларыннан алтмышка якын кеше сугыш чоры вакыйгасын тасвирлап күрсәтәчәк.

Чараны «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Милли музее оештыра. Ул истәлекле датага — Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Вакыйга сугыш башлангач, илебез белән Пруссия, Польша, Румыния чикләрендә бара. Анда 334 нче укчылар дивизиясе, поляк чигендәге 147нче дивизия отряды, Румыния чигендәге 202нче дивизия һәм башка сугышчыларның батырлыгы тасвир ителә.

Барлык чыгышлар да Бөек Ватан сугышы тарихына бәйле сценарий буенча узачак.

Чара барышында шулай ук элеккеге автомобильләр, «Барысы да Җиңү өчен» ату коралы макетлары, «Нефтехимик» эзләнү отряды экспонатлары, хәрби кием, техника күргәзмәсе оештырылачак.

Чарада катнашучылар интерактив мәйданчыкларда — ату тирында, тарихи чорны тасвирлаган фотосалонда була алачак.