news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә җәмәгать туклануы оешмаларына вакцинацияләнгән кеше генә йөри алачак

Коронавирустан сакланган булу махсус QR-код белән раслана.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Мәскәүдә җәмәгать туклануы оешмалары коронавирустан вакцинация узучыларны, шулай ук Covid-19га антитәнчекләре һәм тест нәтиҗәләре тискәре булган клиентларны гына кабул итә алачак. Бу указ имзалануы турында шәһәр башлыгы Сергей Собянин үз блогында сөйләде.

«Бүген мин бу технологияне куллану (килүчеләрне вакцинациягә яки антитәнчекләр булуга тикшерүләр) гадәти режимда эшләүләрен дәвам итәргә теләгән барлык рестораннар һәм кафелар өчен мәҗбүри булуы турында указга имза куйдым», — дип язган мэр.

Коронавирустан сакланган булу махсус QR-код белән раслана. Аны Мәскәү шәһәре, mos.ru порталы электрон медицина картасын кулланып, дәүләт хезмәтләре сайтында яки шәһәр поликлиникалары регистратураларында алырга мөмкин булачак

Собянин фудкортларның QR-кодларны контрольдә тоту системасын тикшергәннән соң гына ачылачагына игътибарны юнәлтте, ә яңа таләпләрне үтәмәгән оешмалар бары тик алып чыгып яки китереп бирү өчен генә эшли алачак.

Ил башкаласы мэры сүзләренчә, рестораннарга һәм кафеларга баруның шундый ук кагыйдәләре Европа һәм Азия шәһәрләрендә берничә ай эшли инде. «Һәм әгәр без җәмәгать туклануы өлкәсендәге меңләгән кешегә һөҗүм ясарга теләмибез икән, Мәскәүгә аларның тәҗрибәсен үзләштерергә вакыт җитте», — дип ышана ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кайбер Мәскәүнең кайбер җәмәгать туклануы оешмалары Covid-free зоналарын булдыру программасына кертелгән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100