news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә полициясенең дүрт хезмәткәре Кавказга командировкага китте

Алар анда ярты ел җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итәчәк.

Бөгелмә полициясенең дүрт хезмәткәре Кавказга командировкага китте
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 22 июнь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дүрт хезмәткәре җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен ярты елга Төньяк-Кавказ регионына киткән.

Бүлек җитәкчелеге Кавказның катлаулы тау җирендә уңышлы эш алып баруларын һәм тиз арада өенә кайтуларын теләде.

Котлау сүзләреннән соң отряд хезмәткәрләре туганнары һәм якыннары белән саубуллашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100