news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 40 оешмасы коронавирустан саклану чараларын тиешенчә үтәмәве ачыкланган

Татарстан предприятиеләренә Роспотребнадзордан 7 меңгә якын кисәтү кәгазе бирелгән.

Татарстанның 40 оешмасы коронавирустан саклану чараларын тиешенчә үтәмәве ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 40 оешмасында коронавирустан саклану чаралары тиешенчә үтәлмәве ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Барлыгы 9 мең 692 объект тикшерелгән. «Нигездә, безнең кисәтүләр объектларның 95 процентында үтәлә. Объектларның 5 процентында, 40 оешмада, хилафлыклар, хокук бозулар булган. Каядыр шәхси саклану чаралары җитәрлек түгел, каядыр аларны дөрес кулланмыйлар, каядыр санитар-дезинфекция режимы үтәлми, дезинфекция чаралары җитми, я биналарны, өслекләрне тиешенчә җыештырмыйлар», — диде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, предприятиеләргә карата барлыгы 194 беркетмә төзелгән. Тикшерүләр дәвам итәчәк.

«Контрольдә тотыла торган объектлар саны арта бара. Бу сәнәгать предприятиеләре, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, транспорт оешмалары, хезмәт күрсәтү өлкәсе, медицина учреждениеләре, җәмәгать туклануы нокталары. Безнең тарафтан хәзер эшли торган предприятиеләргә 7 меңгә якын кисәтү кәгазе бирелде», — диде Авдонина. Ул узган атнада 545 яңа кисәтү ясалганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100