news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирус пандемиясе шартларында кафеларга йөрү тәртибен аңлатты

Гигиена кагыйдәләрен үтәү мөмкинлеге булган кафеларга барырга кирәк, дип белдерде табиб.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының олыларга беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников пандемия шартларында кафеларга йөрү тәртибен аңлатты. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, кафеда битлекне салырга була, әмма социаль дистанцияне сакларга кирәк. Тукланганнан соң иске битлекне түгел, ә яңасын кию яхшырак.

«Битлекне һәр ике сәгать саен, ә эсседә 20-30 минут саен алмаштырып торырга кирәк, чөнки дымлылык аркасында ул саклагыч үзлекләрен югалта», — диде Тяжельников.

Табиб кулны яхшылап сабын белән юарга яки антисептик белән чистартырга кирәклеген дә искәртте.

«Гигиена кагыйдәләрен үтәү мөмкинлеге булган кафеларга барырга кирәк», — диде ул.

Чикләүләрне бетерүгә карамастан, вирус йоктыру куркынычы саклана, шуңа күрә җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга кирәк диде, табиб. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100