Төмәндә балаларны Себер татарларының көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштырдылар

Экскурсиянең барлык кунакларын милли ризыклар - чәкчәк, кыстыбый, кош теле белән сыйладылар.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 20 июньдә сәүдәгәр Колмогоров йортында Бурков йорты (балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге) укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия узды. Бу турыда Төмән татар мәдәният үзәгенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Экскурсиядә балалар «Төмән сәүдәгәре Ф.С.Колмогоров йорты тарихы» экспозициясен карады. «Чинг-тур һәм Төмән шәһәренең Татар-Бохара бистәсе» икенче экспозициясе, Себер татарлары көнкүреше белән Татар мәдәният үзәгенең әйдәп баручы белгече З.Минибаева таныштырды.

Милли музыка кораллары һәм милли уеннар турында фольклор ансамбле җитәкчесе И. Г.Сафин сөйләде. Татар бизәкләре символикасы һәм әһәмияте турында Урал-Себер язулары буенча түгәрәк җитәкчесе Г. Р. Мөстәкыймова мастер-класс үткәрде.

Соңыннан экскурсиянең барлык кунакларын милли ризыклар - чәкчәк, кыстыбый, кош теле белән сыйладылар.