Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында митинг үткәрелде

Митингта катнашучылар Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә ал роза чәчәкләре салды һәм хәтер символы – шәмнәр кабызды.

(Әлки, 22 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Базарлы Матак үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында “Хәтер шәме кабыз” дигән митинг үткәрелде. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, оешма-учрежденияләр коллективлары вәкилләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Митингка җыелган халык алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Аннан район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәлахиев һәм район благочинные Андрей Зиньков чыгыш ясадылар.

Бер минутлык тынлык белән яуда үлеп калган райондашларын искә алдылар.

Аннан митингта катнашучылар Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә ал роза чәчәкләре салды һәм хәтер символы – шәмнәр кабызды.