Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында "Чүк" бәйрәме узачак

Авылда яшәүчеләр һәр урам буйлап яулык җыйган.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). 23 июньдә Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында "Чүк" бәйрәме булачак. Бу турыда “Туганайлар” сайтында хәбәр ителә.

Казаклар Чаллысында яшәүчеләр авыл көен суза-суза, гармуннарда уйнап, яулык җыйганнар.