Австриядә Башкортстан Республикасы Вәкиллеге ачылган

Офис Венаның эшлекле үзәгендә урнашачак.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Австриядә Башкортстан Республикасы Вәкиллеге ачылды. Бу турыда Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә, дип яза «Башинформ».

Офис Венаның эшлекле үзәгендә урнашачак. Ассоциация Австриядә Башкортстан мәнфәгатьләрен яклаячак, икътисад, мәдәният һәм башка өлкәләрдә республикалар арасында ике яклы элемтәләрне киңәйтүдә ярдәм итәчәк.

Шулай ук Австрия базарында Башкортстанда җитештерелгән продукцияне алга этәрүне тәэмин итәчәк, бизнес-миссияләр, конгресс-күргәзмә һәм мәдәни чараларны оештыруда ярдәм итәчәк.