Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу хакында кисәтә

22 һәм 23 июньдә республика урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм җил көчәйгәндә секундына 24 метрга кадәр җитүе көтелә

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәренә караганда, бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республика территориясендә актив фронталь бүлекләр узган вакытта урыны белән яшен, боз һәм көчле яңгыр, җилнең көчәйгәндә секундына 24 метрга кадәр җитүе көтелә.

Казанда урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр, боз яву ихтималы бар, җил көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.