2015-2025 елларга Татарстан Республикасында Тәрбия үсеше стратегиясе расланды

Документта, аерым алганда, белем бирүнең барлык баскычларында тәрбиянең нәтиҗәлелегенә ирешүнең өстенлеге ассызыклана

 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Укучыларның тәрбия системасын камилләштерү, югары әхлаклы, җаваплы, иҗади инициативалы, компетентлы шәхес формалашуына һәм үсешенә социаль-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 17 июнендә имзаланган 443нче карары нигезендә 2015-2025 елларга Татарстан Республикасында Тәрбия үсеше стратегиясе расланды. Әлеге стратегия төбәк тәрбия сәясәте өлкәсендә программ документ булып тора һәм республикада 2015-2025 елларга балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү ситемасы үсешенең өстенлекле һәм гомуми социомәдәни юнәлешләрен билгели. Ул бу өлкәдәге төп федераль һәм республика норматив-хокукый актлары һәм программаларын исәпкә алып әзерләнгән. Документ Россиядә, Татарстанда тәрбия торышы анализын исәпкә алып, шулай ук илебезнең һәм чит ил тәрбия практикаларына таянып эшләнгән.

Стратегиядә җәмгыять үсешенең бүгенге шартларында, заман таләпләрен исәпкә алып, белем бирүнең барлык баскычларында тәрбиянең нәтиҗәлелегенә ирешүнең өстенлеге ассызыклана. Шулай ук документта тәрбия системасы үсешенең методологик нигезләре, юнәлешләре һәм эчтәлеге, стратегияне тормышка ашыруның ресурслары һәм механизмнары, көтелгән нәтиҗәләрнең сыйфаты һәм нәрсәгә юнәлтелгән булуы билгеләнгән.

Стратегиядә тәкъдим ителгән положениеләр һәм киңәш-тәкъдимнәр ТР гомуми, һөнәри, өстәмә белем бирү системасында тәрбияви эшчәнлек планнарын һәм программаларын эшләүдә, яшьләрдә югары гражданлык сыйфатлары тәрбияләү һәм аларның Россия җәмгыятенең төрле өлкәләрендә социаль әһәмиятле функцияләрне үтәүгә әзерлек дәрәҗәсен арттыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә нигез булып тора.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.