ТР да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче 1912 белгеч укулар һәм әзерлек курслары узды

Бу еллык планның 40 процентын тәшкил итә

  (Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). 21 июньгә булган мәгълүматларга караганда, гомумән республика буенча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче 1912 белгеч укулар һәм әзерлек курслары узды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бу еллык планның 40 процентын тәшкил итә. “Бу эш 21 муниципаль берәмлектә яхшы оештырылган. 9 районда кадрларны укыту эшләре алып барылмый”, - дип билгеләп үтте министр.