Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә

Казанда көндез температура 28-31 градус тәшкил итә, Татарстанда – 26-33 градус җылы.

 (Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән һәм Казанда яшен, 15-20 м/с тизлектә җил булуы көтелә.
Казанда көндез температура 28-31 градус тәшкил итә, Татарстанда – 26-33 градус җылы.
Республикада 24 июньгә каршы төндә яшен булуы көтелә. Төнлә 15-20 градус җылы булачак.
23-24 июньдә Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.