“Казан” халыкара аэропортында терминал 1 сынау режимында эшли башлады

Анда эчке һәм халыкара рейслар буенча хезмәт күрсәтеләчәк

  (Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген “Казан” халыкара аэропортында терминал 1 дә сынау режимында Казан - Киров һәм Казан – Пермь рейслары пассжирларын теркәү узды.
Моннан тыш, терминал 1 дә Уфа (рейс номеры ЮР 176), Мәскәү (ЮТ 326), Сургут (ЮТ 104), Сочи (БГ 598) һәм Санкт-Петербургка (БГ 590) очучы пассажирлар да теркәү узачак.
Терминал 1 не реконструкцияләү эшләре 2012 елның июнендә башланган иде. Бер елда аның аша 1,2 млн. кеше уза ала. Анда эчке һәм халыкара рейслар буенча хезмәт күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте.