Яңа Чишмәдә хәтер көнен билгеләп үттеләр

Районның мәдәният хезмәткәрләре илнең сугыш чорындагы авыр тарихын митингка җыелган халык хәтеренә төшерде
(Яңа Чишмә, 22 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яңа Чишмәдә хәтер көнен билгеләп үтү уңаеннан митинг узды, дип хәбәр итә “Шешминская Новь” газетасы.
Митингны районның башкарма комитеты башлыгы Вячеслав Козлов ачты. Ул ата-бабаларыбызның кылган батырлыклары белән горурланганлыкны әйтеп узды. Узган гасырның канкойгыч сугышында илдә барлыгы 27 миллионнан артык кеше яу кырларында башын салды. Яңа Чишмәдән яуга киткән 9 мең кешенең өйләренә яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмады.
Митинг барышында һәлак булган сугыш каһарманнары һәйкәленә тәкыя куелды, тын калып аларны искә алдылар.