Татарстан табиблары “Призвание” премиясенә лаек булды

Казан һәм Россиянең башка шәһәрләре табиблары йөрәк-кан тамырлары авырулары булган йөкле хатын-кызларга һәм яңа туган сабыйларга ярдәм күрсәтү системасын
 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Быел Татарстанның ике табибы - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының факультет терапиясе һәм кардиология кафедрасы мөдире, Төбәкара клиника-диагностика үзәге юнәлеше буенча баш белгеч, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, медицина фәннәре докторы, профессор Альберт Галявич һәм Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең УЗИ бүлеге җитәкчесе, республиканың атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Камил Йосыпов “Призвание” илкүләм премиясенең лауреаты булып танылдылар.
Премиянең “Медицинада яңа юнәлешне уйлап тапкан өчен” номинациясендә Казан һәм Россиянең башка шәһәрләре табибларының йөрәк-кан тамырлары системасы патологиясе булган йөкле хатын-кызларга һәм яңа туган сабыйларга югары махсуслаштырылган дисциплинарара ярдәм күрсәтү эше иң яхшы дип табылды. Табибларга бу олы бүләк – статуэтка 17 июньдә Мәскәүнең Россия армиясе Үзәк академия театрында тантаналы төстә тапшырылды.
Төрле белгечләр йөрәк-кан тамырлары авырулары булган авырлы хатын-кызларга һәм сабыйларга уникаль хезмәт күрсәтү системасын булдырды. Әлеге комплекс авырлы хатын-кызларны күзәтергә, бала табу вакытын һәм ысулларны билгеләргә; шулай ук яралгының йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыкларга, яңа туган сабыйларга операция кирәклеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Илебездә шундый комплексларны булдыруга зур өстенлек бирелә, дип хәбәр итә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте.