И.Халиков: “Ветераннар өчен төзелә торган һәр йорт буенча мәгълүмат булырга тиеш”

Бүген Татарстан Премьер-министры Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзелеше буенча киңәшмә үткәрде
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзү белән шөгыльләнүче Татарстан муниципаль районнары һәм республика ведомстволары җитәкчеләре һәр йорт буенча даими оператив мәгълүмат белән тәэмин ителергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында үткәргән киңәшмәдә белдерде.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько белдерүенчә, хәзерге вакытта 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан 8283 ветеран бар, торак сайлау буенча 7723 кеше килешү төзегән. Шул исәптә 2626 ветеран Дәүләт торак фонды аша фатир алырга риза булган, 858 кеше – Баш инвестицион-төзелеш идарәсе аша. 4239 ветеран фатирларны ирекле базарда сатып алырга ниятли. Дәүләт торак фондына ветераннардан 2,143 млрд. сум акча кергән инде, Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә 708 миллион сум күчерелгән.
Ветераннар өчен билгеләнгән фатирлар булган барлык йортларда да төзелеш эшләре алып барыла, дип белдерде Андрей Ясько. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков төзелеш, аритектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан һәр йорт буенча төгәл мәгълүмат таләп итте. “Сездә һәр район, һәр йорт буенча мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр 124 фатирлы йортта бер генә фатир ветеран өчен булган очракта да, без бу йортның төзелешен контрольдә тотарга тиеш”, - дип ассызыклады И.Халиков. ТР Премьер-министры фикеренчә, төзелеш тәмамлануын чагылдыручы актуаль күрсәткечләрнең берсе - акчаларны үзләштерү. Моннан тыш, һәр йортның төзелеш графигы булырга тиеш. ТР Премьер-министры Дәүләт торак фонды һәм Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә дә шундый таләп куйды.
Илдар Халиков подрядчы оешмалар алдында финанслау проблемасы юк, диде. “Төзүчеләргә бары акчаларны үзләштереп бетерергә кирәк һәм калган акча бүленеп биреләчәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Рәшит Нуруллин үз чиратында ведомство подрядчылардан атна саен башкарылган эш буенча актлар кабул итәргә әзер, дип белдерде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы видеоконференция режимында ветераннар өчен торак төзелеше буенча сораулары булган 6 район башлыгы хисапларын тыңлады. Премьер-министр район башлыкларының игътибарын бюрократик процедураларны үтүне тизләтергә кирәклегенә юнәлтте. “Дәүләт безгә ветераннарны торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде, акча белән тәэмин итте. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш”, - дип белдерде И.Халиков.
Премьер-министр төзелә торган торакларның сыйфат мәсьәләсен дә кузгатты. Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, кыска вакытка карамастан, норматив таләпләрен үтәүне һәм сыйфат ягына катгый контрольгә куярга кирәк.