Фармацевтлар Сабантуй бәйрәмен оештырды

Казан медицина-фармация училищесы тарихында беренче Сабантуй бәйрәме узды
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казан медицина-фармация училищесы тарихында беренче Сабантуй бәйрәме узды. Чара Казансу буенда оештырылган иде.
Уку йорты директоры Рузалия Төхбәтуллина “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, Сабантуй училище тарихында беренче тапкыр үткәрелде. Анда уку йорты мөгаллимнәре, шәкертләре – барлыгы 170тән артык кеше катнашты.
Бәйрәмне студентлар үзләре алып барды. Концерт программасы кысаларында “Яз” вокал төркеме башкаруында җырлар, Фәтхи Борнашның “Яшь йөрәкләр” спекталеннән өзек, шәрык биюләре һәм башка чыгышлар тәкъдим ителде. Сабантуй кунаклары традицион уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты. Сабан бәйрәме татар биюләре белән тәмамланды.