Украинадагы эшлекле очрашулар

Украинадагы эшлекле очрашулар

(Симферополь, 22 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). “Киев сандугачы-2005” төрки-татар фестиваленә килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының БДБ һәм ерак чит илләрдәге татар диаспорасы белән эшләү буенча бүлек мөдире Рөстәм Гайнетдинов бер атналык сәфәре барышында Киев татар мәдәни үзәкләре һәм җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашты һәм фестивальнең Гала-концертына килгән милләттәшләребез алдында чыгыш ясады.

Р.Гайнетдинов Киевта шулай ук кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев белән дә очрашып, БТК Башкарма комитеты һәм Милли Мәҗлес арасындагы гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлек мәсьәләсен тикшерде һәм шулай ук Кырым татарлары да чакырылачак Казанның 1000 еллык бәйрәменә әзерлек эшләренең барышы турында сөйләде.

Р.Гайнетдинов бүген Киевтан Украинаның татарлар күпләп тупланып яшәгән Донецки һәм Кырым төбәкләренә юл алды.