Уфада Башкортстан татарлары корылтае үтә

Уфада Башкортстан татарлары корылтае үтә

(Уфа, 22 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген төштән соң Уфада Башкортстан татарлары корылтае үз эшен башлый. Ул былтыр Мәскәүдә Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыру буенча үткәрелгән корылтайның дәвамы сыйфатында булачак.

Бу корылтайны үткәрү өчен Башкортстан рәсми хакимиятләре бина бирүдән баш тартты. Бары тик корылтайга берничә көн калгач кына, аның өчен урынны таба алдылар. Россия Фәннәр академиясенең Башкортстан Фәнни үзәгендәге бер залны танылган галим Роберт Нигъмәтуллин тырышлыгы белән берничә сәгатькә алып тору мөмкинлеге туды.

Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов сүзләренчә, Башкортстан татарлары корылтаенда кайбер оештыру мәсьәләләре каралачак һәм республика татарлары проблемалары буенча фикер алышу булачак. Бу мөһим җыенга Татарстаннан да кунаклар чакырылган.