Татар гимназиясендә милли тәрбия хакында сөйләштеләр

Татар гимназиясендә милли тәрбия хакында сөйләштеләр

(Уфа, 22 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы 65 нче санлы татар гимназиясендә «Мәгариф системасында яңа эш алымнары» дигән программа нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар-киңәшмәсе булып үтте. «Ватаным» коммерцияле булмаган хезмәттәшлек оешмасының Башкортстан бүлеге оештырган бу очрашуның көн тәртибенә хәзерге заман өчен үтә дә мөһим мәсьәлә куелган. «Башкортстанда яшәүче татарларның тәрбия традицияләре һәм аларны мәктәпләрдә бүгенге тәрбия процессында файдалану» дип аталган эшлекле сөйләшүгә Уфадагы татар гимназияләре һәм катнаш мәктәпләрдәге татар сыйныфлары укытучыларыннан тыш, республиканың кайбер районнарыннан да мөгаллимнәр килгән иде.

Җәйге ялга китү алдыннан оештырылган чара шактый эшлекле үтте. Башта уздырылган «түгәрәк өстәл» сөйләшүендә танылган галимнәр – татар теле һәм әдәбияты белгечләре, педагогика юнәлешендә эшләүче галимнәр көн үзәгенә куелган тема буенча үз фикерләрен яңгыратты. Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре Муса Мөлеков, Суфиян Сафуанов һәм Рәүф Идрисов Россиядәге бүгенге катлаулы һәм болгавыр шартларда татар балаларын милли әхлак һәм әдәп традицияләрендә тәрбияләү юнәлешләре хакында һәрберсе үз фикерен яңгыратты. Муса Мөлеков үзенең төп чыгышында татар балаларын ата-бабаларыбыздан килгән матур гадәтләр нигезендә тәрбияләү кирәклеген әйтеп, моңа күп кенә мисаллар китерде.

Уфаның 65 нче санлы татар гимназиясендә үткән семинар-киңәшмәдә төрле мәктәпләрдән килгән туган тел укытучылары үзләре дә чыгыш ясады һәм балаларны милли тәрбия традицияләре рухында укыту һәм тәрбияләү җәһәтеннән үз фикерләре белән уртаклашты.

Бу семинар-киңәшмәне оештырган «Ватаным» оешмасы Башкортстан бүлеге рәисе, педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин төрле темаларга багышланган мондый чараларны киләсе уку елында да даими оештырырга ниятләре булуын әйтте.